Милләттәшләргә дигән сүзләр
Сезгә тәкъдим ителгән тикшерү эшендә һәр идея һәр фикер татар сүзләре аша үтә. Автор, сүзләрнең тел белемнәре тарафыннан өйрәнелмәгән якларын һәм мәгънәләрен күрсәтә, бу гамәлләр әлбәттә күпләргә аңлашылмас һәм каршылык хисләре тудырыр. Тел белемнәре сүзләрнең күренеп торган якларын өйрәнә, кулланыш кагыйдәләрен раслап бирә, ә “төрки дешифрация” ярдәмендә сүзләрнең килеп чыгышын тирәнрәк һәм төгәлрәк күреп була. Ләкин белемнәрнең бу юнәлеше тел белемнәренә керми (әлегә керми), баштан бу юнәлештә кибернетиканың яңа бер тармагы төзеләчәк. Телләрне (кешелек телләрен) яңача аңлау төрки телләр нигезендә булачак. Әлбәттә бу эшләргә җитәрлек кеч җыю эчен күпмедер вакыт кирәк. Телләрне тирәнрәк өйрәнү кибернетиканың алга китүенең төп шарты булып чыга. Димәк төрки-татар сүзләре, зур киләчәге булган фәннең “үзәгенә” эләгә. Димәк татар телен өйрәнү дәрәҗәсе дә дөньяда артачак.
Әгәр сезгә минем фикерләр барып җитсә, аңлашырлык дәрәҗәдә барып җитсә, бик яхшы булыр иде.
Фәндә ниндидер урын алган, абруйлары булган, галимнәр дә еш кына бер-берсен дилетантлыкта гаепләп “кимерәләр”. Әгәр дә инде профессионал белеме булмаган кеше үз фикерен чыгарып маташса, ул кешегә тагын да катырак эләгә. Татарлар арасында акыллы кешеләр дә галимнәр дә җитәрлек, ләкин алар да еш кына үз карашларын алга сөрү өчен бер-берсен кимсетү юлына басалар . Мин күтәреп чыккан фикерләр дә, карашлар да фән эчендә барлыкка килмәгән, әлбәттә аларны фәнгә каршы диеп була , шулай ук аларны фәнгә күрше дә диеп була. Хәзерге заманда фән тотучылар күршеләрне яратмыйлар, аларда көндәшлек логикасы өстенлек алган. Миңа да эләгер инде, каяндыр кинәт кенә килеп чыгучыларны яратмыйлар...
Ашыкмагыз, сабыр итегез! Чигенергә туры килмәс. Дилетант икәнемне үзем дә беләм. Белемнең яңа тармакларында профессионаллар кинәт кенә барлыкка килми. Үзем билгеләгән тармакта мин беренче профессионал да беренче дилетант та. Шунда кереп карагыз, аңлап карагыз.
Бу сүзләр акыллы милләттәшләремә.
Урмайлы Илдар, 2017ел апрель ае, Стәрлетамак.